“Батырлар даны мәңгелек”
Фома авылы китапханәсендә 9 май Җиңү көненә карата “Батырлар даны мәңгелек”дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән берлектә сугыш чоры балалары белән очрашу үткәрелде. Өлкән буын әбиләребез ятимлек ачысын татыган ,ачлы- ялангачлы балачаклары турында сөйләделәр.Яшь буынга тынычлыкның кадерен белергә ,тәртипле ,акыллы булып үсүләрен теләделәр.Бу очрашу хәтерләрдә озак сакланыр чөнки хәтер ул мәңгелек,батырлар даны мәңгелек