Фомкинская сельская библиотека - филиал № 38

“Без Тукайлы халык”

26 апрель көнне Фома авылы китапханәсендә сөекле  шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан “Без Тукайлы халык”дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе һәм шул ук исем астында әдәби кичә үткәрелде. Әдәби кичәдә мин китап укучыларны Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдым,шигырьләрен укыдым. Күргәзмәгә куелган китаплар белән укучыларны якыннан таныштырдым.Кичә  эчтәлекле һәм күңелле үтте.