“Герой шагыйрь –Муса Җәлил “
Фома авылы китапханәсендә үлемсез шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан “Герой шагыйрь –Муса Җәлил “дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе белән берлектә тематик кичә үткәрелде.Мин китап укучыларга Муса Җәлилнең тормышы,иҗаты турында сөйләдем,балалар өчен язган шигырьләрен укыдым һәм китплар күргәзмәсе белән таныштырдым.Муса Җәлилнең һәр шигыре туган илне ярату,дошманнарны җиңү сугарылган. Китап укучылар үзләредә шагыйрнең шигырьләрен сөйләделәр. Кичә күңелләрдә якты хатирә калдырды.