Конституция көне билгеләп үтә
12 декабрьдә Россия Федерациясенең күпмилләтле халкы илебез тарихында иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе - Конституция көне билгеләп үтә.Шул уңайдан Фома авылы китапханәсендә шул ук исем астында китап күргәзмәсе төзелде.Китаплар күргәзмәсенә илебезнең төп Конституциясе һәм аны белүнең әһәмияте турында плакатлар куелды. Конституция илдәге хокук системасының үзәге булып тора һәм башка законнарның мәгънәсен, эчтәлеген билгели. Илдәге Законны белү һәм аннан дөрес итеп файдалану – ул бүгенге замана таләбе.