Фомкинская сельская библиотека - филиал № 38

“Озак яшәүнең серләре “

12 сентябрь  көнне Фома авылы китапханәсендә “Озак яшәүнең серләре “дип аталган клуб үзенең эшен башлап  җибәрде. Клубның беренче җыелышында “Сәләмәтлек иленә сәяхәт “дип аталган әңгәмә диалог рәвешендә уздырылды.Китап сөючеләргә шул ук исем астында китаплар күргәзмәсе дә тәкьдим ителде .Кешеләр өчен дөньяда иң кадерле сәләмәтлек, ,сәләмәтлекне саклау һәрберебезнең максаты.Без клубка җыелган апалар белән менә шул хакта әңгәмә үткәрдек.Сәләмәтлекне авырый башлагач кына кайгыртасызмы?Үзегезнең еш файдалана торган дару үләне турында сөйләгез әле.Дару кабаргамы,әллә  дару үләне эчәргәме? Әңгәмә диалог бик файдалы һәм кызыклы үтте.