“Батырлар даны – мәңгелек“
Фома авылы китапханәсендә “Батырлар даны – мәңгелек“ дип аталган китап күргәзмәсе укучыларны үзенә җәлеп итте. Батырлык гади генә сүз.Тик ул гади генә сүздә дә ,үзенә карата күп мәгьнә сыйган. Батыр булыр өчен кыюлык,кешеләрне,туган җиреңне ярату,гади ,эчкерсез,бирелгән антыңа тугры булу сыйган.Китап күргәзмәсенә куелган китаплар нәкь менә шундый кешеләр турында сөйли дә. Китап сөючеләр бу күргәзмәне кызыксынып карадылар,китапларны өйләрендә укырга яздырып та алдылар.