“Фәтих Кәрим-мәхаббәт һәм җиңү җырчысы”
Бикүле авылы китапханәсендә татар халкының күренекле патриот шагыйрь Фәтих Кәримнең тууына 110 ел тулуга багышланган “Фәтих Кәрим-мәхаббәт һәм җиңү җырчысы” дип аталган китап күргәзмәсе ясадым .Күргәзмәдә Фәтих Кәримнең “Илең турында уйла”, “Әсәрләр, повестьлар һәм хикәяләр 2нче 3 нче томнары” куелды. Аның әсәрләре сугыш чорында иҗат ителгән туган илгә мәхаббәт, ихтыяр көче, кыюлык, самими хисләр белән сугарып язылган. Китап укучылар язучының китапларын, шигырьләрен зур кызыксыну белән карадылар.