Степноозерская сельская библиотека - филиал № 35
  • Сайт: http://bibltec-nur.ru
  • Телефон: не указан
  • E-mail: st.ozero.35@tatar.ru
  • Адрес: 423009 РТ, Нурлатский р-н, д.Степное Озеро, ул.Школьная, д.23

Әниемнең йомшак куллары

      Кояш нурларына, тамчылар чыңына төренеп март ае да килеп җитте. Тәбигатьнең  язгы үзгәреш кичергән бер мәлендә без гүзәл затларыбызның , әниләребезнең иң күркәм бәйрәмен-8 март Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәбез. Язгы кояш нурына күмелгән әлеге бәйрәмдә мәхәббәт, матурлык, ана назы, ягымлылык,мәрхәмәтлелек,шәфкатьлелек,сабырлык, хатын-кызга ихтирам кебек мәңгелек кыйммәтләр чагылыш таба. Шушы бәйрәмне хөрмәтләп Бикүле авылы китапханәсе  “Әниемнең йомшак куллары” дип аталган рәсемнәр бәйгесе үткәрде. Балалар әниләргә багышлап төрле рәсемнәр ясадылар. Аларга бу бәйге бик ошады.