12 нче декабрь-Россия Федерациясенең Конституциясе көне
Бикүле авылы китапханәсендә 12 нче декабрь-Россия Федерациясенең Конституциясе көненә карата китаплар күргәзмәсе оештырдым. Күргәзмә ярдәмендә китап укучыларны Россия Конституциясенең тарихы, гражданин төшенчәләре, аның эчтәлеге , кешеләрнең хокуклары, бурычлары белән таныштырдым. Шулай ук китап укучыларны Дәүләт символлары флаг, герб, гимның тарихы белән таныштырдым.