“Җылылык көтә җирдә һәр йөрәк”
1 нче декабрь - мәрхамәт һәм хөрмәт көне. Шул уңайдан Бикүле китапханәсе “Җылылык көтә җирдә һәр йөрәк”дип аталган акция белән мөмкинлекләре чикләнгән, өлкән буын , китапханәгә үзе килеп йөри алмаган китап укырга яратучы апабызның өенә бардым. Аның хәлләрен белеп, яңа чыккан “Нурлат 110 страниц истории” исемле китабын, газета-журналлар, күчтәнәчләр алып бардым. Аның өчен бу көн бик шатлыклы булды. Юкка гына “Җылылык көтә җирдә һәр йөрәк”дип әйтмәгәннәрдер. Яхшылык ул-изгелек, кешеләрнең хәленә керү.