Верхне-Нурлатская городская библиотека - филиал № 3

Г.Тукайның "Туган тел"

Югары Нурлат авылы китапханәсендә Татар халкының гына түгел, бар төрки дөньяның да бөек шагыйре булган Габдулла Тукайның тууына 113 ел булу уңаеннан оештырылган "Туган тел" бәйрәме узды. Мәктәп укучылары катнашында елда уза торган, әмма, һәр елны үзенчәлеклелеге белән аерылып торган бәйрәм, бөекТукаебыз иҗатына багышланган күргәзмә белән танышып китүдән башланып китте. Аннары, шагыйрьнең балачагы турында кыскача белешмәләрне яңарткач, бәйрәмнең төп өлешенә күчеп, урамга чыктык. Тукайның һәйкәленә чәчәкләр салганнан соң, укучылар шагыйрь тарафыннан төрле темаларга язылган шигырьләрне яттан сөйләделәр. Соңыннан, балалар өчен язылган темага аерым тукталып, бары тик Тукайга гына хас булган тасвирлау осталыгы аша туган әкият геройларының, башка бик күп милләт балалары өчен дә яратылып укылуы турында фикер алыштык. Бәйрәмебезне татар халкының гимнына әверелгән Г.Тукайның "Туган тел" җыры белән тамамладык.