Верхне-Нурлатская городская библиотека - филиал № 3

"Гаилә хокуклары"

6 нчы апрель көнне, Югары Нурлат китапханәсендә авыл яшләре белән берлектә, бүгенге көн таләбенең иң актуаль темаларыннан булган "Гаилә хокуклары" турында әңгамә рәвешендә сөйләшеп-аралашу булып узды. Күргәзмә сыйфатында кулланылган бай материалдан үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап табу - яшләр өчен ачыш буларак кабул ителде. Басма матбугатның интернетка караганда үтемлерәк һәм рәсмирәк икәне белән дә бик теләп килештеләр. Шулай ук "Гаилә хокуклары"н тулыландыру, яки, үзгәртү буенча да үз фикерләре белән бүлештеләр. Киләчәктә дә китапханә белән элемтәдә булачакларын белдерделәр.