Верхне-Нурлатская городская библиотека - филиал № 3

"Гагарин һәрвакыт алда!"

12 нче апрель көнне "Гагарин һәрвакыт алда!" дип аталган  девиз астында әзерләнгән күргәзмә укучылар күңеленә бик хуш килде. Космонавтика өлкәсенә битараф булмаган малайлар бик теләп үзләре төрле чыганаклардан укып белгәннәре белән дә уртаклаштылар. Бер-берсен бүлеп, космонавтларның исемнәрен дә санап чыктылар, хәтта. Аралашу әлбәттә, әңгамә һәм сорау-җавап формасында барды. Гомумән, балаларда галәм киңлекләренә кагылган темалар зур кызыксыну уята. Киләчәктә бу теманы дәвам итәргә дип килештек.