Верхне-Нурлатская городская библиотека - филиал № 3

"Балачак иленнән китаплар"

 Югары Нурлат авылы китапханәсендә "Балачак иленнән китаплар" темасын ачып бирерлек күләмдә оештырылган күргәзмә, тематика һәм эчтәлек ягыннан да тиешле дәрәҗәдә булганлыктан, балаларда кызыксыну теләген уятырлык иде. Шуңа да алар күргәзмә әсбаплары белән танышып чыккач, үзара барган җанлы әңгамәдә бик теләп катнаштылар. Соңыннан үзләренә ошаган китапларны яздырып өйләренә дә алдылар.