"Туган як тарихын өйрәнү"
"Үткәннәрне яңартып" - Югары Норлат мәктәбендә эшләп килүче "Туган як тарихын өйрәнү" музеенда сакланган Бөек Ватан сугышы турындагы язмалар һәм тарихи экспонатлар белән танышу - сәяхәт кылу формасында буларак, Югары Нурлат библиотекасы планына кертелеп, шулай ук мәктәп укучылары һәм балалар бакчасына йөрүче әзерлек төркеме балалары катнашында оештырылды. Үзләрен кызыксындырган сорауларга бирелгән җаваплардан битәр, барысын да үз күзләре белән күреп, үз куллары белән тотып карау - балалар күңеленә күбрәк сеңеп калганга, музей җитәкчесе һәм укытучылар белән берлектә, төрле темаларга багышланган мондый сәяхәт кылуларны киләчәктә дә планга кертергә кирәк дигән уртак фикергә килдек.