Верхне-Нурлатская городская библиотека - филиал № 3

"День без табака"

"День без табака" - диспут с молодежью ( Тәмәкесез бер көн) - яшьләр белән диспут формасында тематик әңгәмә. Югары Нурлат китапханәсендә уздырылган  мөһим чарага чакырылган авыл яшьләре, шушы теманы яктырткан күргәзмә - викторина белән танышканнан соң, бу актуаль проблема турында үз фикерләре белән дә бик теләп уртаклаштылар. Сәламәтлеккә зур зыян китерүче тәмәкенең зарары экологик катастрофа тудыручы сәбәпләрнең берсе икәне белән дә хәбәрдар булган егетләр һәм кызлар, бер генә көн тәмәке тартмый тору да, планетаны агу сөременнән күпмедер дәрәҗәдә коткару булачагына басым ясап, бу темага сөйләшүләрне кабатлап торуның зарурлыгы белән килештеләр.