"Сугыш турында иң яхшы китаплар"
30 нчы апрель көнне Югары Нурлат авылы китапханәсендә "Сугыш турында иң яхшы китаплар" - дип аталган актуаль темага багышланган патриотик сәгатькә мәктәп укучылары һәм авыл яшьләре чакырылган иде. Патриотик рухта уздырылган аралашу сәгате, һәркемдә зур кызыксыну уятканга, бик җанлы үтте. Әзерләгән күргәзмә - китаплардан тыш сугыш турындагы башка китаплар белән дә таныш булган яшьләр мәктәп укучыларын үзләре укыган китапларның эчтәлекләре белән таныштырып, кыю һәм батыр балалар булып үсү өчен, бигрәк тә малайларга, сугыш турында язылган китапларны күбрәк укырга киңәш иттеләр.