“Пенсия фондының яңалыклары” – информацион сәгать.
“Пенсия фондының яңалыклары” – информацион сәгать.
24 нче март көнне Югары Нурлат китапханәсендә авылның пенсия яшендәге хатын-кызлары катнашында пенсия реформасына кагылышлы теманы яктыртып, “Пенсия фондының яңалыклары” дигән темага багышланган информацион сәгать оештырылды. Пенсия яшендәге кешеләрне кызыксындырган мөһим сорауларга җавап эзләү максатында яңа сандагы газета-журналларда басылып чыккан статьялар белән бергәләп танышу бик җанлы рәвештә барды. Соңыннан да тиз генә таралышмыйча, пенсия темасына кагылышлы сорауларга кат-кат тукталып, В.В. Путинның журналистларга биргән интервьюсы белән дә таныштылар.