“Балаларга иң яхшы китаплар”
25 нче март көнне Югары Нурлат китапханәсендә “Балаларга иң яхшы китаплар” атналыгы башланып китте. Атналыкның беренче көнендә үк балалар өчен иң яхшы китаплардан торган күргәзмә күрсәтелде. Бүгенгесе көндә балалар өчен иң актив иҗат итүче язучылардан Ркаил Зәйдулла, Ләлә Гыймадиева, шагыйрьләрдән – Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай, балалар өчен махсус иҗат итүче шагыйрь Рафис Корбан, Шәукат Галиев һәм үзебезнең җирле автор – Нурлат шагыйрәсе – Лейна Ильясова иҗатлары белән таныштырып, балаларга өйдә укыр өчен атап үтелгән авторларның китаплары тәкъдим ителде. Һәм балалар ул китапларны бик теләп үзләренә яздырып алдылар. Балалар өчен иң яхшы китап язучы башка язучы һәм шагыйрьләр белән балаларны таныштыру, аларның китапларын укуны пропагандалау атна барышында дәвам итәчәк.