“ Халыкара хатын-кызлар бәйрәме”
7 нче март көнне,“ Халыкара хатын-кызлар бәйрәме” уңаеннан Югары Норлат китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә, “Автоледи”, яки, “Замана хатын-кызы.. .”дип аталган бәйрәм кичәсе уздырдылар. Китапханәдә кичәнең максатыннан чыгып “Тормыш яме –хатын- кыз”дип аталган күргәзмә оештырылган иде.
Кичәнең максаты:
Заманага яраклашу йөзеннән, бүгенге көн таләп иткән барлык мәшәкатьләрне үз иңнәренә йөкләү өстенә, машина руле артына утыруны да үз вазифалары итеп, тормышның җиңел машина дигән “арбасы”н егәрлекли алган батыр йөрәкле гүзәл затларыбызны сәхнә түрендә зурлап, халыкка күрсәтү белән бергә, замана хатын-кызының бүгенге көндә җәмгыяттә тоткан урынын билгеләү иде. Кичәдә алты гүзәл зат катнашты. Хатын-кызларыбыз үзләренең бар осталыкларын күрсәтеп, төрле наминацияләрдә җиңү яуладылар.