“Җыр булып калсам иде”
Югары Нурлат китапханәсе патриот – шагыйрь Фатыйх Кәримнең тууына 110 ел тулу уңаеннан “Җыр булып калсам иде” исемле китап күргәзмәсе ясады. Күргәзмәдә шагыйрьнең сайланма әсәрләре, шигырь җыентыклары, хатыны Кадрия , кызлары Ада белән Ләйләнең, Багратионовск шәһәрендә аның һәйкәле, ул укыган Бәләбәй пед. техникумының фотолары да урын алды.