“Ватан Геройлары көне”
Югары Нурлат китапханәсендә “Искә алу һәм хөрмәт көне” исемле Ватан геройларына багышланган ватанпәрвәрлек дәресе үткәрелде. Дәрестә 5 нче номерлы мәктәпнең укучылары катнашты. Балалар белән “Ватан Геройлары көне” турында әңгәмә алып бардык, авылда булган орденлы геройларны искә алдык, чын орден нинди булганын алар үз күзләре белән күрделәр, Георгий тасмасының тарихы белән таныштылар, “Кем ул герой” дигән сорауга җавап эзләделәр.”День памяти и уважения” дип аталган китап күргәзмәсе дә ясадым. Укучылар күргәзмәгә куелган китаплар белән якыннан таныштылар, “Хәтер китабы”,”Алар җиңү алып кайттылар”,”Дети герои войны”, Л.Кассильның “Рассказы о войне”, В.Карповның “Маршал Жуков” китаплары белән кызыксындылар. Кичә бик эчтәлекле һәм җанлы үтте.