Верхне-Нурлатская городская библиотека - филиал № 3

“Көзләремә кереп барышым”

Югары Нурлат китапханәсе мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә өлкәннәр көненә карата “Көзләремә кереп барышым” исемле кичә уткәрде. Өлкәннәребез иң элек китапханәдә  оештырылган “Яшьлегемә кире кайтып” исемле  китап күргәзмәсе белән таныштылар. Үзләре укыган китаплар турында фикер алыштылар. Кичәне өлкәннәрне өстәлләр артына утыртып, өстәлләргә  исемнәр биреп, ярышлар тәртибендә уткәрдек.Бәйрәм чәй табыны белән тәмамланды. Өлкәннәр өчен дип оештырган бәйрәм кичәбез килгән кунакларыбызның һәммәсенә дә бик ошады.