Верхне-Нурлатская городская библиотека - филиал № 3

Югары Нурлат китапханәсе 21 сентябрь көнне китап сөюче балалар белән герой шагыйрь Муса Җәлилнең көрәштәше , балалар язучысы Абдулла Алишка тууына 110 ел тулуны билгеләп үтте

Югары Нурлат китапханәсе 21 сентябрь көнне китап сөюче балалар белән  герой шагыйрь Муса Җәлилнең көрәштәше , балалар язучысы  Абдулла Алишка тууына 110 ел тулуны билгеләп үтте. Китапханәдә “Әкиятче Абдулла” исемле язучының китапларыннан күргәзмә оештырылды: ”Нечкәбил”, ”Койрыклар”, ”Сертотмас үрдәк” һ.б. Балалар күргәзмәдән китапларын алып укыдылар. Алар  язучының әкиятләреннән төзелгән  викторина сорауларына җаваплар эзләделәр, шул әкиятләрне сүрәтләгән рәсемнәр  ясап килделәр. А.Алиш – татар балалар әдәбиятында зур хезмәт куйган язучы һәм  татар әдәбияты тарихына балалар язучысы булып кереп калды.  Аның әкиятләре бай эчтәлекле, темасы төрле, тормышка якын булулары белән аерылып тора. А.Алишның әкиятләрендә табигать күренешләре, хайваннар, бөҗәкләр, кошлар сүрәтләнә.  Әкияттәге вакыйгалар чынбарлыкка – кешеләр тормышына бик якын. Уяулык, сизгерлек, ил- йорт серен саклый белү – җаваплы һәм изге бурыч, намус эше дигән нәтиҗә ясарга этәрә, кечкенәдән үк бала характерында уңай сыйфатлар, матур гадәтләр тәрбияләү бурычын да куя.