Верхне-Нурлатская городская библиотека - филиал № 3

Югары Нурлат китапханәсе 22 август көнне мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Россия дәүләт флагы көнен билгеләп үтте.

             Югары Нурлат китапханәсе 22 август көнне мәдәният  йорты хезмәткәрләре белән берлектә Россия дәүләт флагы көнен билгеләп үтте. Безгә кунакка балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр килде. Алар үзләре белән дәүләт флагын ясаган рәсемнәре алып килделәр.Алар белән Россия Флагы, аның төсләре нәрсә аңлатканы, әһәмияте турында әңгәмә үткәрдек, “Мин, син, ул – бергә бөтен ил” җырына флешмоб ясадык, “Россия Флагы иң яхшысы” исемле акция үткәрдек, “Без- Россия балалары” дигән лозунг белән фотога төштек . Кичә ахырында балаларга тәмле бүләкләр өләшеп күңелләрен күрдек.