Верхне-Нурлатская городская библиотека - филиал № 3

Күренекле әдәбият галиме, укытучы һәм язучы, чыгышы белән Норлат районы Кычытканлы авылыннан булган якташыбыз Тәлгат Нәби улы Галиуллинның август аенда олы юбилее, аңа 80 яшь тулды

Күренекле әдәбият галиме, укытучы һәм язучы, чыгышы белән Норлат районы Кычытканлы авылыннан булган якташыбыз Тәлгат Нәби улы Галиуллинның август аенда олы юбилее, аңа 80 яшь тулды. Югары Нурлат китапханәсе язучының иҗатына карата “ Не место красит человека” исемле китап күргәзмәсе оештырды. Күргәзмәгә китап сөючеләргә бик таныш булган “Элмәк”,”Тәүбә”, “Дәгъва” белән бергә соңгы елларда язылган”Мәкер” повесте һәм “Сәет  Сакманов” романы да урын алды. Үзәгендә  явызлык белән гаделлек көрәше яткан әсәрләрендә язучы, коррупция, череп таркалу күренешләрен фаш  итеп, кеше хокуклары, яшәеш нормаларын саклау өчен көрәш тукталып тормый дигән фикер уздыра. Тәлгат Галиуллинның мавыктыргыч әсәрләрен яшүсмерләр яратып укыйлар.