Халыкара туган тел көне!
Туган тел-һәркем өчен кадерле сүз ул. Чөнки иң мөһим, алыштыргысыз "әни", "әти", "әби", "бабай" сүзләреннән башлап без туган телдә сөйләшәбез. Барыннан да элек, Туган тел аша без туган телебезнең, үзебез яшәгән җиребезнең кыйммәтен тоябыз. Туган телне белү бүген аеруча актуаль. Буыннан-буынга тапшырыла торган халыкларның төп байлыкларыннан берсе-Туган тел. Шул уңайдан 5 нче номерлы башлангыч мәктәптә, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Туган тел бәйрәме билгеләп үтелде. Очрашуга җирле шагыйрәбез Фәүзия апа Мөхәммәтова да чакырылган иде. Фәүзия апа туган тел турында үз фикерләрен әйтеп, балаларны узенең шигырьләре белән таныштырды. Ахырдан кичә Туган тел җыры белән тәмамланды. Уздырылган чарабыз телебезне саклау һәм үстерү максатыннан эшләнде.