Верхне-Нурлатская городская библиотека - филиал № 3

Фәүзия Мөхәммәтова белән очрашу

3 март Бөтендөнья язучылар көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм каләм осталарын — роман язучыларны, шагыйрьләрне, публицистларны, сценаристларны, шулай ук үзен әдәби хезмәткә багышлаган барлык кешеләрне берләштерә. 3 нче номерлы шәһәр филиалы китапханәсендә шагыйрә Фәүзия Мөхәммәтова белән очрашу узды. Очрашу шәһәребез һәм районыбызның «Нурлатым, Әй, Нурлат!» гимны белән башланып китте. Бу җыр һәркемгә таныш. Чара барышында укучылар язучының биографиясе белән таныштылар һәм Фәүзия апа белән аралаштылар. Фәүзия апа яшь укучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде. Шулай ук авылдашыбыз Миңнеруй апа Гайфуллина-Хабибуллинаның якты истәлегенә багышланган презентация күрсәтелде. Миңнеруй апаны искә алуыбыз, аның рухына изге дога булып барып ирешсә иде Очрашу балаларда да, оештыручыларда да уңай тәэсирләр калдырды. Мондый чаралар яшьләр арасында әдәбият һәм шигърият белән кызыксынуны үстерүгә ярдәм итә. Бәйрәм белән барыгызны да