Ватанны саклаучылар “Бердәмлектә көч” 23 нче февраль көнне Югары Норлат китапханәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Ватанны саклаучылар көненә карата әдәби күңел ачу кичәсе үткәрдек.
Ватанны саклаучылар “Бердәмлектә көч”
23 нче февраль көнне Югары Норлат китапханәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Ватанны саклаучылар көненә карата әдәби күңел ачу кичәсе үткәрдек. Бу кичәдә авыл китапханәсе викторина белән чыгыш ясады. Викторинада яшьләр 30 сорауга җавап бирделәр һәм ир егетләр дә, кызлар да бик теләп катнаштылар. Сораулар солдат тормышына , язучыларның юбилейларына, әсәрләренә карата иде. Һәр сорауга җавап табучыга фишкалар биреп барып җиңүчене билгеләдек. Викторинада егетләребез күпләп катнашса да, төп җиңүчебез Илүзә Хайруллина булды. Ул 11 фишка җыйды, Илгиз Мухаметзянов 8, ә Илмир Мустафин 6 фишка алды. Кичә бик күңелле үтте, ә викторина яшьләрнең барысына да ошады.