«Татар халкының бөек шагыйре Г. Тукайны искә алу»
26 апрель Татарстан Республикасында Туган тел көне һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулу билгеләп үтелә. Шул уңайдан Югары Нурлат микрорайонында, Тукай һәйкәле каршында, татар халкының бөек шагыйрен искә алу кичәсе уздырылды. Балалар Тукайның шигырьләрен, әкиятләрен сәйләделәр. Бәйрәм өчен китаплар күргәзмәсе эшләнде. Бүгенге чарада катнашучы барлык укучылар, укытучылар Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр куйды.