Верхне-Нурлатская городская библиотека - филиал № 3

Югары Нурлат китапханәсендә 10 октябрь көнне өлкәннәр декадасы кысаларында мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә 80 яшьлек юбилярлар белән “Бер күрешү – үзе бер гомер” исемле кичә үткәрдек.

Югары Нурлат китапханәсендә 10 октябрь көнне өлкәннәр декадасы кысаларында  мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә 80 яшьлек юбилярлар белән “Бер күрешү – үзе бер гомер” исемле кичә үткәрдек. Кичәдә аларны юбилейлары белән котлап җырлар башкардык, шигырьләр сөйләдек. Өлкәннәр үзләренең яшьтәшләрен искә алып истәлекләр сөйләделәр,  гомер эчендә булган вакыйгалар белән уртаклаштылар.  Истәлеккә фотога төштеләр, күңелле әңъгәмә чәй табыны артында да дәвам итте.  Юбилярларыбыз бу кичәдән бик канәгать булдылар, исән- сау булганда тагын да килергә сүз бирделәр.