10 февраль көнне Югары Нурлат китапханәсендә авылның 5 номерлы башлангыч гомум белем бирү мәктәбендә укучы 1.2 сыйныф укучылары белән чишмәләргә багышланган “Челтерәсен чишмәләр” исемле кичә үткәрдек.

1.Балалар ул кичәдә авыл халкы суын эчеп гомер иткән “Абдулла” чишмәсенең тарихы белән таныштылар.
2.”Челтерәсен чишмәләр” исемле презентация карап Нурлат районында булган чишмәләр белән таныштылар.
3. “Яшьлек җырым” исемле хикәяне укып, андагы вакыйгалар турында балалар белән фикер алыштык.
4. Кичә ахырында балаларга “Сез зур үскәч чишмә тирәсен ничек матурлар идегез һәм чишмәгә нинди исем бирер идегез” дигән сорау куелды. Балалар рәсем ясап, үзе ясаган чишмәгә исем дә бирделәр, уку елы беткәндә без ул рәсемнәрне үзләренә күрсәтеп, фикер уртаклашу турында сөйләштек. Укучы көндәлеге белән фотога төштек, балаларга кичә ошады, өйдә укырга китаплар алдылар.Кичәдә сыйныф җитәкчесе Исламия Нурисламовнаның катнашып, балалар белән булуы уңай тәэсир калдырды.
Нәтиҗә: чынлап та мондый кичәләр балаларга кирәк, чишмәләр белән таныштыру аларга файдалы булды.