"Китап тотып кулларга"
1 сентябрь-Белем бәйрәме! Бу көнне һәрберебез дулкынланып, шатланып каршы ала: беренче тапкыр мәктәпкә баручы да, өлкән сыйныфларда укучы да, әти-әниләр дә. Быел 3 нче номерлы шәһәр филиалы китапханәсендә дә бәйрәм чарасы елдагыча бик матур узды. Укучылар бу көнне китапханәнең даими кунаклары булдылар.Безнең китапханә китапларга бик бай. Китапханә – бик күп мәгълүмат, тарихи ядкарьләр, аң-белем, мәгърифәт тупланган йорт. Үзенә бик күп серләр туплаган китап киштәләре китапханәләрдә генә була.Ел дәвамында китапханәгә яңадан яңа китаплар кайтып тора. Матур рәсемле, эчтәлекле китаплар күп алар арасында. Укырга кермәгән балалар өчен дә, зурлар өчен дә, эре һәм вак хәрефлеләре дә бик күп. Димәк, һәр кеше өчен китаплар укырга,аларны яратырга мөмкинлекләр бар. Китап кадерен, сүз кодрәтен, сүз тәмен белгән укучыларыбыз тагын да ишәйсен иде. Китапханәләребезгә рәхим итегез!