“Табышмаклар илендә”
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, 14 июль көнне3 нче номерлы шәһәр филиалы китапханәсендә балалар өчен “Табышмаклар илендә” дип исемләнгән викторина үткәрелде. Газиз туган телебездә табышмак, әкият, шигырь һәм җырлар бик күп. Бу чара туган телне яратырга, матур итеп сөйләшергә, тәмле телле булырга, тырыш, акыллы, гыйлемле булып үсергә өнди.