Верхне-Нурлатская городская библиотека - филиал № 3

“Мин татарча сөйләшәм”

26 нчы май көнне 3 нче номерлы шәһәр филиалы китапханәсе “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә катнашты. Чарада 5 нче номерлы балалар бакчасына йөрүче нәни дусларыбыз җәлеп ителде.“Мин татарча сөйләшәм” акциясе кызыклы бәйгеләргә бай булды: сорауларга дөрес җавап бирү, рус теленнән кергән сүзләргә татар телендә алмаш эзләү, мәкальләрдә төшеп калган сүзләрне әйтү, татар милли ашларын, бәйрәмнәрен искә төшерү, әкият геройларын сүзсез уйнап күрсәтү һ.б.