Сугыш турында балаларга.
9 май көнне 3 нче номерлы шәһәр филиалы китапханәсе, Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган очрашу уздырды. Чарага килгән, кунакларыбыз, укучыларыбыз өчен китап күргәзмәсе оештырылды.Тынычлыкны яулап алып биргән ветераннарга, сугыш чоры балаларына, тыл хезмәтчәннәренә безнең рәхмәтебез чиксез. Күгебез һәрчак аяз, җаннарыбыз тыныч, өстәлләребез мул, өйләребез кайгысыз булсын. Якын кешкләрегезнең игътибарын, ихтирамын тоеп, кайгы-хәсрәт күрмичә озын-озак, мул тормышта, авырмыйча яшәргә язсын сезгә. Без яшь буын, сезнең батыр хезмәтегезне һич кайчан онытмабыз дигән теләктә калабыз.