Верхне-Нурлатская городская библиотека - филиал № 3

Мин яратам сине Татарстан!

Мин яратам сине Татарстан!

Шәһәребезнең 3нче номерлы филиал китапхәнәсе  үзенең китап укучылары өчен республика көне уңаеннан « Мин яратам сине Татарстан»  исемле китап күргәзмәсе  оештырды. Татарстанда 30нчы  август Республика көне иглан ителгән , бу көнне бөтен шәһәр районнарда һәм башкалабыз Казанда бәйрәм чаралары уткәрелә. Татарстан – җир асты байлыклары белән данлыклы, ә иң зур байлыгы – талантлы, уңган күпмилләтле халкы: татарлар, руслар, чувашлар, удмуртлар, марийлар hәм башкалар. Халкыбызнын бай, hәм данлы тарихы бар, ул электән олы дәуләтләр төзеп яшәгән, бөек мәдәниятле булган. Күрше халыклар белән дус- тату гомер кичергән. Күпмилләтле Татарстан халкына исәнлек, тынычлык, иминлек, Татарстаныбыз һәм илебез хакына башкарылган эшләрдә уңышлар телим.