Верхне-Нурлатская городская библиотека - филиал № 3

«Әләмнәрдә - безнең горурлык»

Россиядә ел саен 22 августа Россия Федерациясенең дәүләт флагы көне билгеләп  үтелә.  Шул уңайдан шәһәребезнең 3нче номерлы филиал  китапханәсе  балалар бакчасы  белән  берлектә «Әләмнәрдә - безнең горурлык» дип исемләнгән чара үткәрдек. Чара барышында нәни дусларыбыз , китап укучылар белән  Россия тарихы һәм символлары турында әңгәмәләр алып бардык.  Балалар флагның нинди төсләрдән торганын  эйтеп курсәттеләр.     Ә инде без аларга  Россия флагының өч төсе - Ватаныбызның иң мөһим символларының берсе икәнен аңлатып бирдек.  Ак төс азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр - ышаныч һәм рухият, кызыл бөеклек һәм көч-куәт дигәнне аңлата. Соңыннан балалар белән  бергәләп кәгазьдән  Россия флагын ясадык.