Верхне-Нурлатская городская библиотека - филиал № 3

Югары Нурлат китапханәсе татар шагыйре Зиннур Мансуровка 70 яшь тулу уңаенннан китап күргәзмәсе ясады

Югары Нурлат китапханәсе  татар шагыйре Зиннур Мансуровка 70 яшь тулу уңаенннан  китап күргәзмәсе ясады.  Күргәзмәдә шагыйрьнең  “Дөреслек икегә төрләнмәс” , “Телбизәк” , “Күңел сәфәре” , “ Җәрәхәтле йөрәк җылырак”  исемле китаплары урын алды.  Поэзиядән тыш, 3. Мансуров әдәби тәңкыйть һәм очерк жанрларында уңышлы иҗат итә. Аның әдәбият һәм сәнгать кешеләре һәм аерым проблемалар турында дистәләрчә мәкалә, очерклары бар. 3иннур  Мансуров мәктәптә укыганда ук шигырьләр яза башлый. 1970 елда аның бер төркем шигырьләре «Беренче карлыгачлар» җыентыгында  урын ала. 1979 елда шагыйрьнең «Кул бирәм» исеме белән мөстәкыйль шигырьләр җыентыгы дөнья күрә.  Зиннур Мансуровны  туган көне белән котлап  иң изге , якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Аңа  иҗади уңышлар.