“Сказочный мир Пушкина”
Югары Норлат авылы китапханәсендә бөек рус шагыйре - А.С. Пушкинның тууына 220 ел тулу уңаеннан “Сказочный мир Пушкина” исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә шагыйрьнең сайланма әсәрләре, шигырь җыентыклары, әкиятләре һәм фотосурәте урын алды. Шулай ук китапханәгә кунакка кергән кечкенә дусларыбызны күргәзмә белән таныштырдым һәм А. С. Пушкинның татарчага тәрҗемә ителгән “Алтын әтәч турында”диеп исемләнгән әкиятен сөйләдем.Китап укучылар язучының китапларын өйләрендә укыр өчен яздырып та алдылар.