"Зирәк китаплар-мәңгелек саклаучыларыбыз"
Якты Күл авылы китапханәсендә Гөмумроссия китапханәләр көне уңаеннан китап укучылар өчен "Зирәк китаплар-мәңгелек саклаучыларыбыз" дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләнде. Китап укучылар игътибарына төрле авторларның искиткеч иҗат җимешләрен тәкъдим итәбез, бәлки алар чираттагы тапкыр безнең китапханә хезмәте өчен горурлык хисләре уятыр,укучыларны күңелле мизгелләр белән таныштырыр,бәлки бу китаплар сезнең хыялларыгызны тормышка ашырырга ярдәм итәр.