Светло-Озерская сельская библиотека - филиал № 30
  • Сайт: http://bibltec-nur.ru
  • Телефон: не указан
  • E-mail: ayygul4ik@gmail.com
  • Адрес: 423007 РТ, Нурлатский р-н, д.Светлое Озеро, ул.Центральная, д.30 "В"

"Без Тукайлы халык"

25 апрель көнне Якты Күл авылы китапханәсендә Г. Тукайның туган көненә һәм Татарстан Республикасында Туган тел һәм шигърият бәйрәменә багышланган "Без Тукайлы халык"дип исемләнгән китап күргәзмәсе үзенең эшен башлап җибәрде.Күргәзмә ике бүлектән тора: "Г. Тукай әсәрләре буенча сәяхәт", "Г. Тукай-Шигърият чишмәсе".           

 Беренче бүлектә шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирелә."Казан утлары", "Казан альманахы" журналларының мәкаләләре укучыларга шагыйрь биографиясенең иң яшерен серләрен бәян итә. Шунда ук Г. Тукай әсәрләре белән танышырга була. Аның шигырьләре,поэмалары һәм әкиятләре белән язылган китаплары яңадан күзләрне шатландырып, безне әкият геройларының тылсымлы дөньясына кайтаралар.                                                                                                 

Икенче бүлектә шагыйрь һәм аның әсәрләре турында тәнкыйди язмалар һәм фикерләр белән китаплар урнаштырылды.                               

 Күргәзмәнең  максаты - Г. Тукай тормышы һәм иҗаты белән танышу, китап һәм татар әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләү.