"Спортны сайла!Саләмәтлекне сайла!"
Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау айлыгы кысаларында Якты-Күл авылы китапханәсендә киң даирә укучылар өчен "Спортны сайла!Саләмәтлекне сайла!" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмәнең “Спорт яшәү рәвеше” дигән бүлегендә төрле спорт төрләре турында басмалар тәкъдим ителде. Китаплар белән танышып, укучылар үзләренә нык һәм сәламәт булу өчен спорт мавыгуларын сайлый алалар. "Игелек- сәламәтлеккә юл"дигән икенче бүлектә укучыларга сәламәтлекне ныгытуның һәм саклауның төрле методикалары буенча китаплар куелды.Биредә дөрес туклану, гигиена турында әдәбият тәкъдим ителде.Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар белән танышып, укучылар сәламәтлекләрен бәяләргә,сакларга һәм ныгытырга өйрәнерләр дип ышанып калабыз.