Светло-Озерская сельская библиотека - филиал № 30
  • Сайт: http://bibltec-nur.ru
  • Телефон: не указан
  • E-mail: ayygul4ik@gmail.com
  • Адрес: 423007 РТ, Нурлатский р-н, д.Светлое Озеро, ул.Центральная, д.30 "В"

"Китап ачабыз-дөньяны ачабыз"

  26 март көнне Якты Күл авыл китапханәсендә балалар һәм яшүсмерләр китабына багышланган чаралар кысаларында "Китап ачабыз-дөньяны ачабыз" дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Чара укучыларның активлыгын формалаштыруга,хәтер,фикерләүне үстерүгә юнәлдерелгән.Чөнки нәкъ менә китаплар безне тормышның беренче көннәреннән үк укыталар:нәрсә яхшы,һөнәр үзләштерергә ярдәм итәләр.Безгә тормышны белергә ярдәм итүче беренче китапларның әһәмиятен ассызыклау өчен бәйрәм-балалар китабы атналыгы оештырылды. "Китап ачабыз-дөньяны ачабыз "дигән китап күргәзмәсе янында китап укучыларга балалар китабының иң яхшы әсәрләре тәкъдим ителде.