"Туган як шагыйрьләре"
22 февраль көнне Кече Ватанга мәхәббәт тәрбияләү,укучыларны туган як шагыйрьләренең иҗатын өйрәнүгә җәлеп итү максатыннан, Якты-Күл авылы китапханәсе "Туган як шагыйрьләре"дип исемләнгән викторина үткәрде.Анда 1-5 сыйныф укучылары катнашты. Яшь укучыларыбыз якты шигърият дөньясына чумдылар.Дусларча конкурс барышында алар якташ шагыйрьләребезнең биографияләреннән Фәүзия Мөхәммәтова, Сәкинә Хәйруллина, Илдус Диндаров турында бик күп кызыклы фактлар белделәр.Аннары китапханә фондында булган җирле авторларның китапларына күзәтү үткәрелде.Чара "Туган як шагыйрьләре"дигән китап күргәзмәсе белән үрелеп барды.