18 февральдә Якты-Күл авылы китапханәсендә “Театр һәм актерлар турында шигырьләр” дигән мәктәп балалары белән конкурс-викторина булып узды
18 февральдә Якты-Күл авылы китапханәсендә “Театр һәм актерлар турында шигырьләр” дигән мәктәп балалары белән конкурс-викторина булып узды.Укучыларга төрле биремнәр бирелде:мәсәлән Камал театры Казанның кайсы урамында ,Мус Җәлил исемендәге опера театры кайсы урамда,курчак театры кайсы урамда урнашкан?Артистларның фотоларын күрсәтеп,кайсы артист нинди театрда,нинди рольдә уйнаганын сораулар бирелде.Укучылар барысына да актив рәвештә җавап бирделәр.Төрле шигырьләр сөйләделәр.Ахырдан әңгәмәне “Тылсымлы сәһнә дөньясы “дигән китап күргәзмәсе тирәсендә дәвам иттек.