“Әдәбияттә хатын-кыз-Ана образы”
27 ноябрь көнне Якты-Күл авылы китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә әниләр көненә багышланган “Әдәбияттә хатын-кыз-Ана образы” дигән әдәби кичә уздырдылар.Җыелган кунаклар бу бәйрәмнең Россиядә каян килеп чыгуын,аны нинди илләрдә,ничек үткәрелүе турында таныштылар.Кичәдә әниләргә багышланган матур шигырьләр яңгырады.
Кунаклар өчен иң кызыгы һәм шатландырганы авыл яшьләре тарафыннан әзерләнгән концерт программасы булды.Килгән кунаклар “Женщина-Мать в литературе” дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар.Залда бәйрәм тантанасы хөкем сөрде.Кичә чәй табыны артында дәвам итте.