Көзнең дә үз матурлыгы бар
4 октябрь көнне Якты – Күл авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә “Көзнең дә үз матурлыгы бар”дигән музыкаль кичә үткәрде. Кичәдә катнашучылар –урта яшьләрдәге хатын-кызлар.Һәркайсы үзләренең осталыкларын күрсәттеләр:кем нәрсәгә сәләтле,кем кабактан төрле сыннар ясый,кем нарат күркәсеннән төрле чәчәкләр ясый.Кыскасы барысы да искиткеч.Һәркемнең дә канәгәтлеге йөзенә чыккан иде.
Ахырдан кичәдә катнашучылар “И в осени есть своя прелесть” дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар.Әңгәмәне чәй табыны артында төрле уен-көлке белән дәвам иттек .