“Татар халык әкиятләре”
25 февраль көнне китапханәдә әдәби укулар узды. Чара барышында китапханәче татар фольклорының байлыгы турында сөйләде һәм фольклорның төрле жанрлары белән таныштырды. Аннан соң “Кем җиңүче?” дип исемләнгән татар халык әкияте укылды.