“Муса Җәлил безнең йөрәкләрдә”
“1906 елның 15 февралендә Ырынбург губернасында татар шагыйре, журналист, сугыш корреспонденты һәм Советлар Союзы Герое Муса Җәлил туа. Быел аның тууына 120 ел тула.13 февраль көнне китапханәдә әдәби укулар үткәрелде. Укучылар М.Җәлилнең шигырьләрен укыдылар, шулай ук биографиясе һәм китап күргәзмәсе белән таныштылар.